Әлмәттә хатын-кызлар арасында Коръән уку ярышы булды

30 май 2013 ел 12:27
Әлмәттә хатын-кызлар арасында Коръән уку ярышы булды

29 майда Әлмәт шәһәре җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар арасында Коръән уку ярышы үткәрелде. Конкурста 40 яшьтән өлкәнрәкләр катнашты. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Әбүбәкер хәзрәт Абдеев мөселманнар өчен Изге китапны өйрәнү мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук катнашучыларны район хакимияте вәкиле Флүс Гарипов сәламләде.

Конкурста катнашкан хатын-кызларның гыйлемен мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган жюри бәяләде.

Беренче урынны-  Гөлфия Фәсхетдинова,

икенче урынны - Язилә Гәрәева,

өченче урынны - Суфия Кәримова алды.

Чараны оештыруда Әлмәт районы мөслимәләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Миңнегөл ханым Мостафина зур тырышлык күрсәтте, дип хәбәр итәләр Әлмәт мөхтәсибәтеннән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана