Мөфти галим Хамат Әс-Синан белән очрашты

28 май 2013 ел 15:55
Мөфти галим Хамат Әс-Синан белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Кувейт ислам фәннәре җәмгыяте (KSIS) директорлар советы рәисе шәех Хамат Әс-Синанны кабул итте. Мөфти Россия ислам университетының мактаулы докторын ТР МДН эшчәнлеге, Татарстан мөселманнары тормышы белән таныштырды. Камил хәзрәт нәзарәтнең китаплар бастыруга һәм мәгариф өлкәсенә аеруча игътибар юнәлтүе турында әйтте.

Үз чиратында галим кунак Татарстанга килүенә шатлануын белдерде һәм мөфтигә ярдәм күрсәтергә теләвен җиткерде.

Мөселман галиме Казанга рәсми сәфәре кысаларында РИУ һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә лекцияләр укыячак.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана