1 октябрьдә Ютазы районы мөхтәсибәте, ТРның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте һәм “Фәнис” мәдрәсәсе белән берлектә, Өлкәннәр көнен оештырдылар.
“Бу бәйрәм – буыннар арасындагы элемтәне яңарту, ветераннарыбызга карата хөрмәт һәм игътибарны арттыру көне”, дип билгеләп үтте Марат хәзрәт Мәрданшин.
1сеннән алып 7 октябрьгә хәтле “Мәрхәмәтлелек атналыгы” үтәчәк, атна дәвамында төрле чаралар үткәрелү планлаштырыла. Атна дәвамында казыяткә караган имам-хатыйблар һәм имам-мөхтәсибләр өлкәннәрне кирәк-яраклар белән тәэмин итәчәкләр, хуҗалыкта булышачаклар, җылы бирү мәсьәләләрен хәл итәргә булышачаклар. Шулай ук төрле мәдәни-күңел ачу чаралары, ветераннар һәм аз керемле гаиләләр өчен хәйрия ашлары уздыру планлаштырыла.