28 сентябрьдә Әгерҗе районының “Хәсән” мәчетендә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткән. Чарага мәчеткә даими йөрүче 40лап өлкән яшьтәге мөселманнар җыелган. Шулай ук бәйрәм чарасында администрация вәкилләре дә, шул исәптән Әгерҗе районның яңа башлыгы Макаров Валерий Владимир улы да катнашкан.
Ранил хәзрәт Якупов мәхәллә халкына вәгазь сөйләгән. Райондагы ислам динен тарату, яшь буынны исламга тарту буенча үзара фикер алышканнар.