2012 елның 24сеннән алып 28 сентябренә кадәр Әлмәт шәһәре Үзәк мәчетендә җирле мәхәллә мөгәллимәләре өчен ислам нигезләрен өйрәнү буенча бер атналык курслар оештырылды. Курсларда утыз абыстай гыйлем алды. Җирле мәхәлләләрдә шәкертләргә гыйлемне бер программа буенча бирүнең зарурлыгына зур басым ясалды, дип хәбәр итә район имам-мөхтәсибәте.
Дәресләрне район имам-мөхтәсибе, республиканың көнчыгыш төбәк казые, Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсә ректоры Рәфыйк хәзрәт Миннәхмәтов һәм мәдрәсәнең егетләр бүлеге мөдире Әбүбәкер хәзрәт Абдеев алып барган.