Бүген, 27 сентябрьдә “Мәрҗани” мәчетенең конференц-залында Казан ислам көллияте шәкертләре өчен “Ислам – тынычлык һәм толерантлык дине” дигән ачык дәрес оештырылды. Дәресне Казан ислам көллиятенең директор урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров алып барды. Ул динебезнең асылы һәм төп үзенчәлекләре турында сөйләде, тарихтан толерантлыкка мисаллар китерде.
Үткәрелгән чарада КИКнең мөгаллиме Сабир хәзрәт Грижак та чыгыш ясады. Дәрес ахырында Коръән укытучысы Бахадыр хәзрәт Алиев төрек телендә кеше хокуклары турында нәшид укыды.