26 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Азнакай һәм Чирмешән районнары дин әһелләренә имам-хатыйблык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр бирелде. Шәһадәтнамәләрне мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды. Чарада әлеге ике районның мөхтәсибләре һәм авыллардан килгән 50 гә якын имам катнашты.
Дога укып башланган шәһадәтнамә тапшыру тантанасында Габдулла хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында сөйләде, имам-хатыйблык вазыйфасы нечкәлекләрен җиткерде. “Имамнарның дин юлындагы эшчәнлеге саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы. Бу хакта күп сандагы хәдисләребездә әйтелә. “Сезнең арадан иң күркәме кем? Үзе өйрәнеп, башкаларга өйрәтүче”, - диелә хәдистә. Безгә менә шушы динибезне тарату, динебез ярдәмендә җәмгыятебезне начарлыклардан дәвалау вазыйфасы йөкләнгән. Һәркайсыбыз, авылларда Диния нәзарәтенең бер вәкиле. Үзара бердәм булып, динебез кыйммәтләрен халыкка өйрәтеп яшик”, - диде ул.
Вәгазь тыңлаганнан соң муллаларга шәһадәтнамәләр тапшырылды һәм “Казан басмасы” бүләк итеп бирелде. Изге китапны тапшырганда Габдулла хәзрәт кыскача “Казан басмасы” тарихы белән таныштырып узды. “Казан басмасы” дөнья күрүгә 225 ел тулу уңаеннан агымдагы ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Коръән елы” дип игълан ителде. Коръән елы кысаларында “Казан басмасы”ның юбилей нөсхәсе әзерләнде. Элеккеге басмаларның хаталары төзәтелде. Нәзарәт көче белән изге китап 10 мең тираж белән нәшер ителде. Без бу Коръәнне районнардагы һәр муллага бүләк итәбез”, - диде ул.
Азнакай мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт Якупов сүзләренә караганда, районнарында бүгенге көндә 39 мәчет эшләп килә. Һәр мәчет каршында диярлек башлангыч дини белем бирү ниятеннән дәресләр үткәрү оештырылган. “Без Казанга килеп шәһадәтнамәләр алуны көтеп алдык. Аларны сөенеп кабул иттек. Шәһадәтнамә алу халык алдында дәрәҗәбезне, хөрмәтебезне арттыра, үзебезнең дә күңелләрне үсендереп җибәрә. Алга таба да шушы шәһадәтнамәләр биргән вазыйфаны тырышып үтәп, үрнәк күрсәтеп, авылдашларыбызга яхшы нәсыйхәтләр биреп эшләргә язсын. Нәзарәткә бүләкләр өчен дә, менә шушылай барыбызны җыйганнары өчен дә рәхмәт”, - диде ул. Моннан тыш Азнакайда “Зәңгәр мәчет” янында башлангыч дини гыйлем бирә торган урын төзелүен әйтте. Ике уку-укыту классы, никах бүлмәсе, спорт залы булган әлеге башлангыч мәдрәсә ролен үтәячәк дини гыйлем бирү урынын 15 октябрьдә ачарга җыеналар.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/node/5799