2012 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урыннарында булып калды. Республика башлыгы белән шулай ук ТР Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин да катнаштылар.
Президент сәфәр кылган тарихи урыннар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Мәрҗани” мәчете каршында эшләп килә торган Казан ислам көллияте шәкертләренең тулай торак бинасы да бар иде.
Чыганак: kikrt.com