19 сентябрьдә ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты белгечләре эксперт бүлеге җитәкчесе Фоат Мөхәммәтов һәм республиканың «Тест-Татарстан» сертификация-методик үзәге инженеры Эльвира Шкалдыкова белән берлектә Чуашия республикасының Шыгырдан авылында булдылар.
Алар хәләл ит җитештерү белән шөгыльләнергә җыенган яңа цехны карадылар. Максатлары биредә шәригать кушканча мал сую таләпләре һәм «Хәләл» комитеты стандартлары үтәлүне тикшерү иде. Фоат хәзрәт цехта “хәләл” ризык җитештерү буенча җаваплы кешене билгеләде һәм аңар киңәшләрен бирде, санитар таләпләрне аңлатты. Әлеге цехта бары тик хәләл ризык җитештерүне күздә тоталар һәм тәүлеккә 7-15 терлек суярга җыеналар.
Фоторепортаж: http://halalrt.com/newslist?i=1818