18 сентябрьдә республиканың Буа районы мәдрәсәсендә “Ислам террорчылыкка каршы!” исеме астында ачык дәрес оештырылган. Дәресне мәдрәсәнең директоры урынбасары Рәүф хәзрәт Хисмәтуллин алып барган. Үткәрелгән чарада Буа шәһәренең барлык уку йортларының укытучылары, район администрациясе вәкилләре һәм мәдрәсә остазлары катнашкан. Дәресне изге Коръән укып башлап җибәргәннәр.
Дәрес барышында террорчылык тарихы, гыйбрәтле хәлләр һәм аларның исламга бернинди катнашлыгы булмавы турында сөйләнелгән. Район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов та чыгыш ясаган.