Бүген, ягъни 19 сентябрьдә “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә “Экстремизмга – юк!” исеме астында ачык дәрес үткәрелде. Әлеге мәдрәсәдә экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, ачык дәресләр үткәрү дә традициягә әйләнеп бара. Дәресне Рамиль хәзрәт Бикбаев алып барды. Ул шәкертләргә экстремизм турында, аңа ничек каршы торырга кирәклеге, төрле юнәлешләрдән саклану зарурлыгы хакында сөйләде.
Дәрестә 30дан артык шәкерт, мәдрәсә остазлары, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин да катнашты, дип хәбәр итә мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин.