1 октябрьдән Яңа Чишмәдә мәчет каршындагы дини укулар башлана

18 сентябрь 2012 ел 10:55
1 октябрьдән Яңа Чишмәдә мәчет каршындагы дини укулар башлана

Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов хәбәр иткәнчә, районда 1 октябрьдән мәчет каршындагы дини укулар башланып китәчәк. Районның үзендә укулар Җәмигъ мәчетендә оештырыла, шулай ук 7 авыл мәхәлләсе дә укуларга зур игътибар биреп килә икән.

“Мәчетләр каршында эшләп килүче дини дәресләргә игътибарны киметергә ярамый, халыкны үзебезнең вәгазь-нәсыйхәтләребез белән генә түгел, гамәлләребез белән дә дин юлына даими чакырып торабыз. Аллага шөкер, араларында яшьләр дә бар, өлкән яшьтәгеләр дә. Буыннар арасындагы элемтә өзелми, бергәләшеп динебезне тарату өчен көч куябыз”, - дип билгеләп үтте Илгиз хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана