2012 елның 12 сентябрендә Әгерҗе районының 3нче номерлы гимназиясендә мәктәп укучылары белән очрашу үтте. Очрашуда районның дин әһелләре, район башлыгы, мәктәп директорлары да катнашты. Чара кысаларында “Экстремизмга каршы!” шигаре астында концерт куелды, спетакльдән өзекләр күрсәтелде. Соңыннан рәсем бәйгесе булып үтте.
Очрашу барышында районның имам-мөхтәсибе Ранил хәзрәт Якупов һәм районның православие дин башлыгы Андрей Атакай чыгыш ясадылар.
“Яшьләрнең төрле агымнарга кереп китүе, рухи тотрыксызлыклары эшсезлектән килә. Шуңа да яшьләр өчен даими рәвештә чаралар оештырырга кирәк. Районыбызда моңа аеруча зур игътибар бирелә”, дип билгеләп үтте Ранил хәзрәт. Сентябрь ахырында район мөхтәсибәте яшьләр белән Болгар җирлегенә барырга планлаштыра.