13 сентябрьдә Казан шәһәрендәге “Иман” ислам мәдәнияте Үзәгендә “Дөньяви суд һәм дини әдәбият: тикшерү дәрәҗәсе һәм тыю практикасы” темасына түгәрәк өстәл оештырылачак.
Чарага РФ юстицияләр минситрлыгы, Прокуратура, югары суд, Иҗтимагый палата, ТР Президенты һәм РФ Президентының Вәкаләтле вәкиле администрациясе, фәнни берләшмә вәкилләре һәм руханилар чакырылган.
“Иман” ислам мәдәнияте Үзәге, үзенең карарларын киң җәмәгатьчелеккә аңлату максатыннан, тикшерү төркемнәре һәм суд гамәлләренең регламентын ачыкларга чакыра. Шулай ук берәр дәүләт органы эчендә мондый эшчәнлекне кабатламаслык мөмкинлеген белән, бердәм тикшерү төркеме булдыру, яисә алдагы карарларга шикаять белдерү өчен мөстәкыйль тикшерү төркеме булдыруны тәкъдим итә.
Соңыннан “Иман” ислам мәдәнияте Үзәгенең классик һәм традицион ислам әдәбиятны тыю практикасына мөнәсәбәтне белдерүче резолюция кабул ителәчәк.