12 сентябрьдә “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясендә “Экстрмизмга юк!” исеме астында түгәрәк өстәл узды. Үткәрелгән чарада район администрациясе хезмәткәрләре, социаль үзәк, район мәгариф идарәсе һәм башка структура вәкилләре, шул исәптән Чирмешән районы имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов һәм чиркәү башлыгы Александр атакай Филиминов та катнаштылар, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.
Түгәрәк өстәл барышында экстремизм, яшьләрнең традицион рухи кыйммәтләрдән читләшү сәбәпләре каралды. Катнашучылар, яшьләргә тормышның дини-әхлакый нигезләре вакытында җиткерелмәсә, башка кирәкмәс мәгълүматларга бирешәчәкләр, бу исә яшьләрнең төрле секталарга, идеологик хәрәкәтләргә кереп китүенә тагы бер этәргеч кенә булачак, дигән уртак фикергә килделәр һәм әлеге юнәлештә алга таба да чаралар оештырырга карар кылдылар.