Татарстанда «Экстремизмга – Юк!» айлыгы бара

12 сентябрь 2012 ел 12:17
Татарстанда «Экстремизмга – Юк!» айлыгы бара

Республикабызның дини уку йортларында экстремизмга каршы дәресләр, «түгәрәк өстәлләр» оештырыла. Алар 3-30 сентябрьдә «Экстремизмга – Юк!» дигән айлык кысасында уза.

Чараның төп максаты – халыкта террорлык һәм экстремистик идеологиягә карата түземсезлек уяту. Шуңа да чаралар Татарстанның бөтен районнарын колачлый.

Айлык 3 сентябрьдә, укуның беренче көнендә, республиканың барлык мәктәпләрендә бу темага багышланган махсус дәресләр белән башланып китте.

Дини белем йортларында исә аларны 11 сентябрьдән үткәрергә керештеләр. Дәресләр Россия ислам университеты, «Мөхәммәдия» (Казан), «Ак мәчет» (Чаллы), «Фәнис» (Урыссу), «Рисәлә» (Түбән Кама), Кукмара, Буа мәдрәсләрендә, Казан ислам колледжы һәм башка уку йортлары студентлары өчен үткәрелә.

Дөньяви урта һөнәри һәм югары белем бирү йортлары да «Экстремизмга – Юк!» айлыгыннан читтә калмас дип көтелә. Сүз Казан федераль университетында, Казан кооперация институты, Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан) һәм башка белем йортларында узачак «түгәрәк өстәл» утырышлары турында бара. Алар, нигездә, төбәктә террорлык белән көрәшү турында фикер алышуга корылган. Айлык дәвамында шулай ук яшьләр өчен концерт, спорт ярышлары да планлаштырыла.

Чыганак: Intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана