Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин район депутатларының экстремизмга каршы көрәш темасына багышланган 20нче сессиясендә катнашты. Сессияне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов җитәкләде. Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында балалар өчен җәйге лагерьлар уздыруга, газеталар бастыруга, гомумән, мөселманнар тарафыннан үткәрелә торган чараларны оештыруга даими ярдәм күрсәтүләре өчен, район депутатларына рәхмәтен җиткерде. Шулай ук хәзрәт мәхәлләләрдә коммуналь хезмәт мәсьәләләрен чишү белән мәшгуль булган имамнарның яшьләр белән эшләргә, экстремизмга каршы төрле чаралар оештырырга вакытлары аз калуын да билгеләп үтте.
Сессиядә шулай ук антитеррорлык комиссиясе рәисе, районның башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина, Россиянең Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Хөснетлинов, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, православие дине әһелләре дә чыгыш ясадылар.