Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин билгеләп үткәнчә, соңгы айларда районда мәчетләр саны ишәя башлаган. Исегезгә төшерәбез, әле 24 августта гына Биектау районының Чыпчык авылында яңа мәчет ачылган иде. Бүгенге көндә исә яңа мәчетләрнең төзелеше ахырына якынлашып килә. Беренчесе – Биектауның үзендә, икенчесе – Шапшы авылында, өченчесе исә Березка авылында ачылачак. Әлеге өч мәчетне, мөхтәсиб билгеләп үткәнчә, Корбан гаетенә кадәр ачырга ниятлиләр.
Биектауда мәчетләр саны арта
05 сентябрь 2012 ел 15:23
Соңгы яңалыклар
Татарстанда 1201 тоннадан артык гошер сәдакасы җыелды һәм мохтаҗларга өләшенде
02 декабрь 2025 ел 10:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



