Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин билгеләп үткәнчә, соңгы айларда районда мәчетләр саны ишәя башлаган. Исегезгә төшерәбез, әле 24 августта гына Биектау районының Чыпчык авылында яңа мәчет ачылган иде. Бүгенге көндә исә яңа мәчетләрнең төзелеше ахырына якынлашып килә. Беренчесе – Биектауның үзендә, икенчесе – Шапшы авылында, өченчесе исә Березка авылында ачылачак. Әлеге өч мәчетне, мөхтәсиб билгеләп үткәнчә, Корбан гаетенә кадәр ачырга ниятлиләр.
Биектауда мәчетләр саны арта
05 сентябрь 2012 ел 15:23
Соңгы яңалыклар
Мөфти Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Бөтендөнья ватандашлар конференциясендә катнаша
29 октябрь 2025 ел 14:31
Татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Россиякүләм турнирда төп бүләк – Хаҗга юллама уйнатылачак
29 октябрь 2025 ел 11:18
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


