Рамазан алдыннан ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге изге айны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен эшләрне башлаган иде.
Рамазан аенда башкарыласы эшләр исемлеген алдан ук ҖҮФХ җитәкчелеге һәм төзәтү колонияләре (ТК) җитәкчеләре белән килешенде: төзәтү учреждениеләренә азык-төлек кайтару, республиканың төзәтү колонияләрендә мәчет һәм гыйбадәт бүлмәләренең эшләү режимы, төзәтү учреждениеләрендә ифтарлар һәм тәравих-намазларын оештыру.
Диния нәзарәтенең ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге республиканың 10 төзәтү колониясенә 300 мең сумлык 30 тонна азык-төлек алып кайтты. Шушы максатларны күздә тотып Диния нәзарәте тарафыннан 54 мең сум акча бүлеп бирелде, 20 мең сумны ТР МДНнең “Хәләл” стандартлар комитеты бирде, калган сумма республика мөселманнары һәм тоткыннарның туганнары тарафыннан җыелды.
Ифтар мәҗлесләре төзәтү колонияләренең ашханәләрендә үтте. Өстәл табынын исламдагы тоткыннар үзләре әзерләде. Ураза бәйрәмендә барлык колонияләрдә дә гает намазы укылды, тоткын инвалид һәм авырулар өчен махсус бәйрәм табыны әзерләнде. Колонияләрдә барлыгы 500ләп мөселман тоткыннар ураза тотты. Алар барысы да ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР тоткыннары өчен Рамазан аен тиешле дәрәҗәдә үткәрүгә шартлар тудырганнар мөселманнарга рәхмәтләрен җиткерә.