Җәйнең соңгы көнендә Түбән Кама шәһәренең Җәмигъ мәчетендә район аксакаллары, хәзрәтләр һәм яшьләрнең инде традициягә әйләнгән очрашуы оештырылды.
Очрашуда Рамазан аенда башкарылган эшләргә берникадәр нәтиҗәләр ясалды, олы буын вәкилләре яшьләргә, аеруча активлык күрсәткәннәре өчен, рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук киләчәккә планнар һәм шәһәрдә үткәреләчәк яңа проектлар турында фикер алыштылар.