Азнакай районы мәктәпләрендә һәр атна укучылар өчен вәгазь укылачак

31 август 2012 ел 09:19
Азнакай районы мәктәпләрендә һәр атна укучылар өчен вәгазь укылачак

30 августта Азнакай районында берьюлы өч бәйрәм – Республика көне, Азнакай шәһәренең 25 еллыгы һәм район нефтьчеләренең 70 еллыгы билгеләп үтелгән. Бәйрәм тантанасында төрле оешма җитәкчеләре, район башлыгы, администрация вәкилләре белән беррәттән район дин әһелләре дә катнашкан. Районның имам-мөхтәсибе Гамирҗан хәзрәт Якупов халык алдында мәгърифәтчелек, яшьләр белән эшләүнең зарурлыгы турында чыгыш ясаган һәм Коръән укыган.

“Район җитәкчелеге белән һәрбер мәктәптә атнага бер мәртәбә укучылар өчен вәгазь уку турында сүз кузгатылган, директорлардан рөхсәт булу белән, әлеге изге эшне башлап җибәрәчәкбез”, дип ассызыклады Гамирҗан хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана