2012 елның 28 августында РФ Президенты Владимир Владимирович Путин, Татарстандагы эшлекле сәфәре кысаларында, ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Шәймиев Минтимер Шәрипович белән Борынгы Болгар җирлегендә булып кайтты. Биредә ул республиканың мөселман дин әһелләре, аерым алганда ҮДО-ТР МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, мөселман уку йортлары җитәкчеләре, казыйлар, Голәмәләр шурасы вәкилләре һәм мөхтәсибләр белән очрашты.
Владимир Владимирович үзенең чыгышында илебез өчен ислам кыйммәтләренең урынын да билгеләп үтте: “Нәкъ менә биредә мең еллар элек хәзерге татарларның ата-балалары ислам динен кабул иткән. Әлеге вакыйга, Борынгы Русь дәүләте тарафыннан православие динен кабул итү кебек үк, әйтеп бетергесез зур мәдәни, рухи, мәгърифәти әһәмияткә ия, Идел буе халыкларының милли һәм дәүләти дәрәҗәдә формалашуында уникаль роль уйный, күп очракта аларның характерын, традицияләрен, гореф-гадәт, әхлакый юнәлешләрен билгеләргә булышкан. Ислам, илебезнең башка традицион диннәре кебек үк, кешеләргә тәкъвалыкның һәм якыннарына булган мәхәббәтнең мәңгелек кыйммәтләрен җиткереп килде һәм әле дә җиткерә”.
Соңыннан Президент ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормыш иптәшенә дәүләт бүләкләре тапшырды.