Буа мәдрәсәсендә яңа уку елына әзерлек бара. Аерым алганда, мәдрәсә хезмәткәрләре көче белән шәкертләрнең уку һәм яшәү бүлмәләрендә, ашханәдә, шулай ук уку йорты тирәсендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Яңа уку елында биредә Буа районы мөселманнары өчен яңа китапханә ачу ниятләнелгән. “Теләгәннәр бу китапханәгә килеп элек чыккан һәм хәзерге заман дини китаплары белән танышсын, аларны өйләренә алып кайтып укый алсын өчен махсус китапханә булдырырга телибез. Бу мөһим гамәлне тормышка ашыруда ярдәм итәргә теләүчеләр табылса бигрәк тә яхшы булыр иде, чөнки китапханә дини гыйлем таралуга үзе бер зур этәргеч”, - диде мәдрәсә директоры Рәшит хәзрәт. Хәзерге вакытта китапханәне ачу өчен аның матди ягын җайлау юллары эзләнә.
Мәдрәсәдә район мөселманнары өчен китапханә ачарга телиләр
28 август 2012 ел 14:52
Соңгы яңалыклар
Kazanforum-2025-тә: “Казан кулъязма Коръәне 19 мүсхәфнең чагыштырма анализы нигезендә әзерләнде, шуның 15е Исламның беренче гасырларына карый”
16 май 2025 ел 19:11
Мөфти Нәзарәтнең Голәмәләр шурасының яңа ислам банк продуктларын хуплау турындагы карарларын тапшырды
16 май 2025 ел 18:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


