2012 елның 24 августында Диния нәзарәтендә ТР мөселман уку йортлары җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә ТР Мөфтиенең вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Россия ислам университетының фәнни эшләр проректоры Рөстәм хәзрәт Батров, “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, Ислам динен кабул итүгә1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров, Ютазы районы Урыссу шәһәр тибындагы поселогындагы “Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин, Яр Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Әлмәт мәдрәсәсе директоры Энҗе Хәсәншина, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин, Түбән Камадагы “Рисалә” мәдрәсәсе директоры Рәфыйк хәзрәт Исламгалиев, Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хисматуллиннар катнашты.
Җитәкчеләр уку йортларындагы бүгенге ситуация белән таныштырдылар, уку-укыту процессын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм сыйфат, шәкертләр санын яңа дәрәҗәгә күтәрү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Шулай ук киңәшмә кысаларында Габдулла хәзрәт Әдһәмовның мәдрәсәләр өчен “Гакыйдә” (ислам тәгълиматы) һәм Марат хәзрәт Мәрданшинның урта мәктәп өчен “Ислам тарихы” әсбабына презентация булды. Китапларның икесе дә киң җәмәгатьчелеккә адресланган.