2012 елның 25 августында Чүпрәле районы Мунчәли авылында сәгать 11.00дә 5нче тапкыр “Авыл бәйрәме” үткәреләчәк. Бәйрәм кысаларында мәчетнең 15 еллыгына багышлап “Дини җыен”, “Мунчәли укулары” оештырылачак.
Шулай ук татар драматургы, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Габдулла улы Миңнуллинны искә алу булачак, аның истәлегенә мемориал такта ачыла, дип хәбәр итә оештыру комитеты рәисе, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Расих улы Измайлов.