Чаллы мөхтәсибәте шәһәрнең рус мөселманнары вәкиле Габделбәри-Вячеслав Бариновның “Аллаһтан килгән барысы да хәерлегә” исеме астындагы брошюралар чыгарды. Район имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин кереш сүздә билгеләп үткәнчә, Габделбәри-Вячелавның иҗаты – ул яшәү мәгънәсе, аның кыйммәтләре турында уйлану.
Авторның шигырьләрендә дини мотив өстенлек алган, алар Исламга мәхәббәт белән сугарылган. “Үземнең иҗатым аркылы Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә мине хак юлга бастырганы өчен рәхмәтемне җиткерәсе килә”, ди Габделбәри-Вячеслав.
Авторга 45 яшь, Томск өлкәсеннән, 1972 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши. Бүгенге көндә шәһәрнең бер кибетендә мебель җыю белән шөгыльләнә. 9 ел элек ислам динен кабул иткән. Хатыны – Светлана-Шаһидә, кызы – Алинә, улы – Адәм. Гаиләдә барысы да намаз укыйлар һәм шәригать кушканча яшиләр.