Түбән Кама районының Шереметьево авылында Рамазанда шатлыклы хәбәр булды. Ике ел элек кенә әле Шереметьево авылы кешеләре мәктәп ашханәсендә ифтар үткәргәндә, Аллаһы Тәгаләдән мәчет сорап дога кылганнар иде. Бу елда инде Шереметьево авылының үз мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрәләр. Илледән артык кеше әлеге шатлыклы вакыйганың шаһите булды. Мәчет әле ахырынача төзелеп бетмәгән, манара куеласы, эчке төзелеш эшләрен тәмамлыйсы бар, ә инде Аллаһ йорты мөселманнар белән тулы.
Шереметьево авылы мөселманнары бу елда беренче тапкыр Ураза гаете намазын да үз көчләре белән төзелгән мәчеттә укыячаклар.