4 августта Түбән Кама мөселманнары яңа төзелеп килә торган мәчеттә чистарту эшләре үткәрделәр. Мәчет янындагы мәйданчыкта төзекләндерү эшләре башкардылар. Якшәмбе 5 августта исә “Ихлас” реабилитацион үзәге территориясен корыган агачлардан чистарттылар.
Эссе көннәргә карамастан, уразада булган 50ләп кеше әлеге изге эшкә ялларын багышлады. Аллаһының ризалыгына ирешү өчен, яшьләр дә, олылар да бар көчләрен куеп эшләделәр.