Илдус Фәйзов: “Кадрлар мәсьәләсенә һәм дини даирәләрне аттестацияләүгә игътибар җитди булачак”

03 август 2012 ел 12:15
Илдус Фәйзов: “Кадрлар мәсьәләсенә һәм дини даирәләрне аттестацияләүгә игътибар җитди булачак”

ТР Дәүләт Советының Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә уздырыла торган чираттан тыш утырышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәйзов, мин бүген сезнең белән бергә булуыма бик шатмын, дип сүзен башлады. Динне сәяси инструмент, бизнес, хобби итеп файдаланучылар барлыкка килде, дип бүген дини өлкәдәге вазгыятьнең четерекле якларын ачты. Утырышта җәмгыять өчен актуаль мәсьәлә күтәрелгәненә канәгатьлек белдереп, ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәнәфи мәзһәбе кысаларында актив эш алып бара, алга таба да шушы юнәлештә дәвам иттерәчәк, кадрлар мәсьәләсенә һәм дини даирәләрне аттестацияләүгә игътибар җитди булачак, дип ышандырды. Чыгышының ахырында ул республикада мөселманнарны берләшергә өндәде.

Аннан соң сүз алганнар Согуд Гарәбстанында, башка чит илләрдә укып кайткан дин белгечләренең республикабызга нинди фикер-максат белән кайтуы караңгы, шуңа күрә үзебезнең Татарстанда дин белгечләре әзерләүгә игътибарны арттырырга кирәк, дип басым ясады. Аерым алганда, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үзебезнең бирле мәзһәб совет чорында таратылды-бетерелде, аны торгызу заруриятен кузгатты. Татарстан Диния нәзарәте исә дини кадрлар әзерләүгә моңарчы әллә ни игътибар бирмәде, шуның нәтиҗәсе буларак, бүген шушы вазгыятькә килдек, дип тәнкыйтьләде.

 

tat.tatar-inform.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана