Түбән Кама мөхтәсибәтендә мөселманнар Рамазан шәриф аен зур активлык белән үткәрәләр. Районның авылларында ифтар мәҗлесләре оештырыла, тәравих намазлары укыла, дини дәресләр үтә. Кызыл Чапчак авылы мәчете имамы Илдус хәзрәт Ахунов билгеләп үткәнчә, ифтар мәҗлесләренә көн саен 15-20ләп кеше йөри икән, ә Рамазан аеның урталарында мәктәп ашханәсендә ифтар ашын зурлап үткәрәчәкләр. Традициягә әйләнгән мәҗлестә 100ләп мөселман катнашыр дип көтелә. Кама Аланында оештырыла торган мәҗлескә дә шул сандагы мөселманнар йөри. Бу елда тәравих намазларын Төркиядән килгән Коръән-хафиз Мостафа Әкер алып бара. Түбән Кама шәһәренең үзендә, Җәмигъ мәчеттән кала, тагы ике мәхәллә бар. Икенче мәхәллә квартирада урнашкан. Рамазан алдыннан гына ремонт эшләре үткән. Биредә тәравих намазын Давыт хәзрәт Мәрданшин алып бара. Икенче һәм өченче мәхәлләгә гадәттә 40лап мөселман йөри. Өченче мәхәлләгә йөрүче мөселманнар яңа мәчет төзелүен көтә. Рәсми ачылышының әлегә датасы билгеле булмаса да, мәчеткә килүчеләр саны көн саен арта. Түбән Каманың Җәмигъ мәчетенә көн саен йөзләгән кеше намазга, ифтар мәҗесләренә йөри, имам-мөхтәсиб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дәресләр алып бара. Мәчеттәге тәравих намазларын Коръән-хафиз Али хәзрәт Яушев укыта. Кыскасы, Түбән Кама мөселманнары Рамазан шәриф аен тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен барысын да башкаралар.
Түбән Кама мөхтәсибәте: Рамазан ае
02 август 2012 ел 10:43
Соңгы яңалыклар
Җиңү көне уңаеннан Нәзарәт махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк тапшырды
07 май 2025 ел 11:08
KazanForum көннәрендә Казанда хәләл ярминкә эшләячәк һәм «2030: хәләл индустрия стратегиясе» сессиясе узачак
06 май 2025 ел 16:55
Мөфти Камил хәзрәт Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булды
06 май 2025 ел 16:19
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

