Кайбыч районы: ифтар мәҗлесе

30 июль 2012 ел 11:31
Кайбыч районы: ифтар мәҗлесе

27 июль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтенең Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә ир-атлар өчен ифтар мәҗлесе оештырылды. Ифтарның барлык чыгымнарын да Олы Кайбыч авылы эшмәкәре Гәрәфетдинов Рамил Зөфәр улы күтәрде. Ифтар барышында Төркиянең Карс шәһәреннән килгән Эрдиндж Даштан әфәнде Коръән укыды, догалар кылды, ураза хакында вәгазләр сөйләде һәм тәравих намазын укытты. Бу чарада 40 тан артык мөселман катнашты.

3 август җомга көнне Олы Кайбычның үзәк мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе оештырылачак. Ә менә 15 август көнне Кайбыч районы хакимияте дә Олы Кайбыч авылының банкет залында ураза тотучы мөселманнарны ифтарга җыя, бу ифтарда Кайбыч районы мөхтәсибәтенең оешуына 15 ел булуы билгеләнеп үтәчәк. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана