Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мәчетләрендә мул уңыш сорап дога кылынды. Районның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр иткәнчә, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре яхшы уңыш үстерүгә ирешкәннәр, хәзер төп бурыч булып шуны җыеп алу тора.
“Аллаһының ярдәме белән әлеге уңышны исән-имин җыеп алып, бәрәкәтле файдаланырга язсын иде”, дип билгеләп үтте хәзрәт.