Бөгелмә районы: ифтар мәҗлесләре

25 июль 2012 ел 11:21
Бөгелмә районы: ифтар мәҗлесләре

Рамазан ае башлану белән, Бөгелмә мөхтәсибәте мәчетләре каршында ифтар мәҗлесләре үткәрелә башлады. Әлеге хәйрия ашларын оештыруга бай мөселманнар гына түгел, хәтта райондагы пенсионерлар да бергәләп җыелышып үзләреннән өлеш кертергә ашыга, Рамазан аенда изгелекләр кылырга һәркем ашыга, дип билгеләп үтте районның имам-мөхтәстбе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Бөгелмәдәге ифтар мәҗлесләренә теләгән һәркем дә килә ала. Бүгенге көндә үзәк мәчет каршындагы ифтар мәҗлесендә генә дә 200дән артык мөселман кардәшләребез авызларын ача икән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана