Бөгелмә мөхтәсибәте җәйге лагерьларга әзерләнә

04 май 2012 ел 14:25
Бөгелмә мөхтәсибәте җәйге лагерьларга әзерләнә

3 майда Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Хәбир хәзрәт Ханов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әмир хәзрәт Исмәгыйлев белән берлектә, Әлмәт һәм Урыссу мәдрәсәләренә эшлекле сәфәр кылдылар. Әлеге уку йортларының җитәкчелеге белән җәйге мөселман лагерьларына практика үтүче студентларга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашу барышында, җәйге лагерьларга кагылышлы мәсьәләләр белән беррәттән, Рамазан аенда эшләнәчәк планнарны да карап үттеләр.

Узган 2011 елда Бөгелмә шәһәрендә дистәләп җәйге лагерьлар оештырылган, 500ләп бала ял иткән. Агымдагы елда лагерьларның саны ягыннан гына түгел, сыйфатын да яңа баскычка күтәрергә планлаштыралар.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана