10 апрельдә “Маяк” СЯҮдә (билгеле бер тору урыны һәм шөгыльсез затлар өчен социаль ярашлаштыру үзәге) мохтаҗлар өчен 30 комплект ир-ат киемнәре таратылды. Әлеге хәйрия чарасы “Шәфкатьлелек” хезмәткәрләре тарафыннан Бөгелмә мөхтәсибәтенә карамагындагы халыкка ярдәм йөзеннән оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, “Шәфкатьлелек” халыкка ярдәм күрсәтү пункты ярты ел дәвамында эшләп килә, шул вакыт эчендә 500дән артык кешегә өс һәм аяк киемнәре, балалар өчен уенчыклар белән ярдәм күрсәтелгән. Ярдәм күрсәтелгән кешеләрнең саны бер атна эчендә 70тән артып киткән очраклар да булган.