ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән 2 апрельдә Төмәндә булган авиафаҗигә корбаннарының гаиләләренең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Әлеге фаҗига аерым бер гаиләләргә килгән кайгы гына түгел, барыбызны борчуга салып, зур сызлану тоярга мәҗбүр итте. Һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннарының кайгыларын уртаклашып, Аллаһыдан аларга сабырлык, ныклык һәм түземлек сорыйбыз. Һәлак булучыларга җан тынычлыгы, авыр җәрәхәт алучыларга тиз көннәрдә савыгуларын телибез. Мондый вакытта яшәүнең бер көнлек, гомернең бер мизгел булуын һәм кайгы уртаклашырга сүз табуы кыен икәнен аңлыйсың. Аллаһы Тәгаләдән фаҗигадә зыян күрүчеләргә рәхим-шәкатеннән аермавын, алдагы көннәребездә һәрбарчабызны да мондый зур сынаулардан һәм югалтулардан саклавын сорыйбыз.
Ихтирам белән,
Үзәкләшкән дини оешма –
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов