Канатлы барсны Болгарда урнаштыру буенча Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның фикере

23 март 2012 ел 13:06
Канатлы барсны Болгарда урнаштыру буенча Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның фикере

"21 мартта “Яңарыш” фондында, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәчелегендә, 12 метрлы канатлы барс һәйкәлен Болгар шәһәрендә урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Үзара фикер алышканнан соң, һәйкәлне Болгар дәүләте тарихы музее ягында, причал бинасында урнаштырырга дигән фикергә килдек, ягъни ул мөселман һәйкәлләреннән читтә урнаштырылачак. 

Канатлы барс – Идел болгарларының дәүләт символы, ул ислам динен кабул иткәнчегә кадәр кулланыла, шуңа да дингә бернинди дә катнашы юк. Мин, Татарстан мөселманнарының җитәкчесе Мөфти буларак, бары тик дини яктан гына үземнең фикеремне җиткерәм. Әлеге мәсьәләгә тарихи яктан якын килсәк, мәдәни һәйкәлләр рәтендә канатлы барсның булуында бернинди дә каршылык күрмим".

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана