Бүген Yзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында беренче тапкыр Татарстан Республикасы мәдрәсә укытучыларының республика киңәшмәсен уздырды
Татарстанда мөселман белем бирү системасы мәчетләр каршындагы курслар белән башланып Россия Ислам университеты белән тәмамланырга – тулы, калыплашкан система барлыкка килергә тиеш. Бер фикердә булып, ата-бабаларыбыз традицияләренә тугры калып, Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүдә бердәм юл сайларга тиешбез. Бүген бу хакта Yзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында беренче тапкыр узган Татарстан Республикасы мәдрәсә укытучыларының республика киңәшмәсе вакытында хәбәр ителде.
Республика мөселман мәгариф системасын үзгәртеп коруга багышланган киңәшмәдә Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, республика мәдрәсәләре укытучылары һ.б. катнашты. Узган елда мөфтият мәчетләр каршында эшләп килүче курсларның укытучыларның җыеп киңәшләшкән иде.
Хәзерге вакытта Татарстандагы профессиональ мөселман мәгарифе системасы тәртипкә салына, бердәм стандартлар кертелә. Республиканың барлык мәдрәсәләренең оештыручысы ТР МДН үзенең мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген финанслый башлады, бу исә системаны тамырдан үзгәртергә, яңа дәрәҗәгә күтәрергә - мәдрәсәләрне яхшы укытучылар белән тәэмин итәргә, заманча җиһазларга мөмкинлек бирәчәк, дип уйланыла.
И.Фәизов: “Без бергә булып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла торган, Аллаһы Тәгаләгә ихластан табына торган мөселманнарны тәрбияли алмадык”
Бүгенге көндә республиканың мөселман мәгариф системасы нидән гыйбарәт соң? ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизовның шактый гына тәнкыйди чыгышыннан аңлашылганча, егерме ел дәвамында мәдрәсәләр ничек теләсә – шулай укыткан, алай гына түгел, бер үк мәдрәсә эчендә дә төрле якка тарткалау күренешләре булган. Яңа сайланган мөфтиятнең нияте изге: мәдрәсәләр эшчәнлеген бер калыпка салу, дәүләт һәм җәмгыять таләп иткән дин әһелләрен әзерләп чыгару. Бүгенге киңәшмәдә исә бердәм фикерне тыңлап, алга таба бердәм булып барырга омтылу һәм Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итү өчен бердәм юлны билгеләү бурычы куелган иде. Мәдрәсәләр бер юл белән барырга, бер үк методикалар, программалар һәм дәреслекләр белән укытырга тиешлеген ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин да раслап үтте.<Мөфти: “Бүгенге көнгә кадәр барган юл – тупикка илтә торган. Чөнки хәзерге вакытта мәчетләрдә, дин белән шөгыльләнмичә, бер-берсен пычратып, килгән яшьләрне, картларны дин юлына кертеп җибәрер урынына, аларны адаштырып, ниндидер бер сәясәт белән шөгыльләндерүче кадрлар тәрбиялибез. Һәрберсенең үзенеке. Шунысын да онытмаска кирәк: уку сыйфаты җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә, анысын да беләбез”, - дип аңлатып үтте.
И.Фәизов белдергәнчә, “без бергә булып, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла торган, Аллаһы Тәгаләгә ихластан табына торган мөселманнарны тәрбияли алмадык. “Без 45 районның һәрберсен тотып-тотып карап чыктык. Кырык биш районда хәлләр мөшкел: бердәмлек юк. Шуның аркасында Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу юк, бер-берсен каһәрләү, мин-минлек, анда әдәп турында сүз дә юк. Чөнки диннең асылын тәшкил итә торган әдәп мәдрәсәләрдә тәрбияләнмәде һәм тәрбияләнми дә”, - дип, мөфти мәдрәсәләрдә иң элек иман, әхлак мәсьәләләренә игътибарны юнәлтүне таләп итте. “Бүген яңа бер юлга басарга, яңа бер сыйфат булдырырга кирәк”, - диде ул.
Бүген көндә кайбер мәдрәсәләр миграция хезмәтенең “йөк күчерү” базасына әйләнде
Мөфти хәзрәтләре “кемне тәрбияләдек без?” дигән сорауга җавап биреп: “Бүген көндә кайбер мәдрәсәләр миграция хезмәтенең “йөк күчерү” базасына әйләнде. БДБ илләреннән килгән үзбәк, таҗик кардәшләребез нишли безнең дипломнарыбыз белән? Алар безнең диплом белән Үзбәкстанда да, Таҗикстанда да берни эшли алмый. Ә Татарстанда күпме кадр җитми. Быелдан башлап БДБ илләреннән кабул итүне туктатырга кирәк. Чөнки без аларның язмышлары белән уйныйбыз”, - диде мөфти. Әмма ахырдан ул, бу фикереннән кире кайтып, татар телен өйрәнеп, татар милләтенә хезмәт итү теләге булганда БДБдан кардәшләребезнең килү мөмкинлеген күзаллавын белдерде.
Мәдрәсә системасында гаилә белән яшәргә, Аллаһы Тәгаләдән куркып һәм санлап, милләтне сөяргә өйрәтү юк
“Безнең эшләмәвебез дә күренә, - дип, хәзрәт авылларга һәм шәһәрләргә чыгып, халык белән эшли белмәү турында ассызыклап үтте. “Халык белән укытучылар эшли белмәгәч, шәкертләр шундый булып тәрбияләнә. Шәкертләр җәмгыяткә генә түгел, бөтенләй тормышка да яраксыз. Диндә һәм җәмгыяттә алар фетнә чыгара, гаилә тормыш итә белми. Бүгенге көндә мәдрәсәдә белем алып, аннан гаилә корып, аерылышканнарны санап чыкканнан соң, чәчләр үрә торды. Димәк, мәдрәсә системасында гаилә белән яшәргә, Аллаһы Тәгаләдән куркып һәм санлап, милләтне сөяргә өйрәтү юк. Дөньяда тормышы булмаган җәмгыять тәрбияләү килеп чыга”, - диде И.Фәизов, нәтиҗә чыгарып.
Уку процессына килгәндә, мәдрәсәләр мәчетләрдә татарча сөйләшә торган кадрларны әзерләргә тиеш. “Татар теле иң беренчел булырга тиеш. Гарәп язулы иске татар теле факультатив булса да укытылырга тиеш. Без аны уку программасына кертергә җыенабыз. Бөтен иске китапларны, тарихи чыганакларны укырлык дәрәҗәдәге кешеләр булсын. Фәкать предмет буларак кына булмасын”, - диде ул. Төркиядә булганда алар Әнкараның илаһият факультетында татарның мәшһүрләре Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин һәм тагын берничә хәзрәтнең әсәрләре буенча дәресләр бирүен күргән. “Ә без аларны белмибез дә”, - дип ул, уфтануын белдерде.
Мәдрәсә укытучыларының белемнәре, шәкертләрне укыту ысуллары, программаларны аттестация комиссиясе тикшерә
“Без мәдрәсәләр өчен уку программалары кабул иттек. Әмма тикшерү вакытында районнарда, бу программаларны читкә куеп, без шулай өйрәнгән дип, һаман үзләренең талмутларыннан укытуларын күрдек. Аттестация комиссиясе төзелде, аның рәисе мөфти урынбасары – Габдулла хәзрәт Әдһәмов. Белемнәрегезне, шәкертләрне укыту ысулларын, программаларны тикшерәбез”, - дип ышандырды ул.
“Мәгариф системасында билгеле бер тәртип булырга тиешлеген әйтеп, “Сезнең монда гаебегез юк”, - дип, Илдус Фәизов мәдрәсә укытучыларын тынычландырырга ашыкты.
Финанслау лицензиясе булган мәдрәсәләргә генә җибәрелә
Мөфти хәзрәтләре бүгенге утырышта финанслау мәсьәләсенең республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителүен, укытучыларга, коммуналь хезмәтләрне капларлык акча бирелүен хәбәр итте. Әмма акча лицензиясе булган мәдрәсәләргә генә биреләчәк.
“Безнең бөтен тормышыбызның максаты – хәерле булган мөселманнарны, хәерле булган милләтне тәрбияләү. Әлбәттә, сезнең хезмәтегез фидакарь. Моны бөтен кеше дә булдыра алмый”, - дигәннән соң, мөфти 20 ел эчендә бер урында таптануны, мәдрәсәләрдә сәләфиләр, хизбут-таһрирларның тәрбияләнүен ачыну белән билгеләп үтте. “Чөнки мәдрәсә системасы, укытучылар дөрес түгел, фикерләре, бертөрлелек юк. Мин юкка гына сүземне “разношерстная публика”, дип башламадым”, - диде ул.
Илдус хәзрәт Фәизов чит илләрдә укып кайткан кадрлар мәсьәләсенә дә тукталып, аларның уку йортларына, мәчетләргә тулаем адаптация узмыйча кертелмәячәкләрен белдерде. Аларга РИУда 4 ел укып чыгарга яки экстернат узарга тәкъдим ителәчәк.
Татарстанда мөселман белем бирүе тулы бер система буларак оешып җитмәде әле. Билгеле бер калыпка салынган, лицензияләре һәм эчке яктан үрнәк система буларак оешып китсәк, бик яхшы булыр иде, - дип белдерде РИУ ректоры Р.Мөхәммәтшин Yзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте беренче тапкыр уздырган Татарстан Республикасы мәдрәсә укытучыларының республика киңәшмәсе вакытында.
“Бүгенге көндә мәдрәсә генә түгел, хәтта ислам университетлары кемне әзерләргә тиеш, дигән сорауга төрлесе төрлечә җавап бирә. Димәк, әле безнең концептуаль яктан шул мәсьәләләргә дә ачыклык кертә алганыбыз юк”, - дип сүзне дәвам итте ректор.
Р.Мөхәммәтшин аңа кадәр чыгыш ясаган Татарстан мөфтие Илдус хәзрәтнең чит илләрдә укып кайткан белгечләрнең, республикада эшкә керешкәнче, адаптация узу мәсьәләсенә ачыклык кертеп, болай диде: “Адаптация – ул белемне шик астына кую дигән сүз түгел. Россия ислам университетында безнең илледән артык остазыбыз чит илдә укып кайткан. Адаптация дигән сүз ул – алган тирән белемнәрне Россия шартларына яраклаштыру дигән сүз. Әгәр ул Коръән тәфсире буенча курс укый, әмма татар тәфсирләрен белми икән, димәк, димәк, ул адаптация узмаган. Бу шәкертләргә гыйлемне тулысынча бирми дигән сүз бит инде”. Аның сүзләренчә, адаптация узмаган кадрларны эшкә алган очракта, бу уку йортларына штраф салына. Әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәдә бар торган сөйләшүләрдә дә кискен куела.
Ул шулай ук үз чыгышында дәреслекләр белән тәэмин итү, Россия ислам университетын мәдрәсәләрнең үзәгенә әйләндерү, РИУда дистанцион укыту мәсьәләләренә тукталды. Яңа үзәкнең максаты – белем бирү процессында дистанцион технологияләрне куллану. Бу бигрәк тә читтән торып белем алучы студентлар өчен кулай. Алар сессияләр арасында өстәмә белем аларга мөмкинлек бирә. Чөнки студентлар өч атналык сессияләрнең бик кыска вакытлы булуын, дини белем алу өчен җитәрлек булмавын билгеләп үтә. Укулар Интернет аша Sakai системасын кулланып алып барылачак. Әлеге система Россиядә бик таралыш тапмаган, әмма Европаның әйдәп баручы университетлары аны куллана. Дистанцион технологияләр ярдәмендә студентларга консультацияләр алырга гына түгел, имтиханнар тапшырырга да мөмкин.
Дини уку йортларын тәмамлап чыгучы кадрларның сыйфатына кагылып, Р.Мөхәммәтшин: “Бүгенге көндә безгә карата җәмгыять тарафыннан таләпләр булырга тиеш. Дәүләт тә бездән яхшы кадрлар көтә. Дин дәүләттән аерылган, без үзебез булдырганча укытыйк, дип утыру заманнары узды. Шуңа күрә бер система оештырып, бүгенге көндә төп максатыбыз – җәмгыятьне, мәхәлләләрне, Диния нәзарәтен канәгатьләндерә алырлык, бүгенге проблемаларга адекват карый торган, үзебезнең традицияләребезне, телебезне белә торган, Хәнәфи мәзхәбендәгечә фикер йөртә торган, чын мәгънәсендә дәгъват алып барырлык шәкертләр әзерләргә тиешбез”, - дип белдерде.
Киңәшмәдә шулай ук Ислам тәгълиматын мөселман уку йортларында укытуның актуаль мәсьәләләре, гарәп телен укытуның үзенчәлекле методикасы, гарәп телен өйрәтүдә проблемалы мәсьәләләр, мөселман уку йортларында “Исламда дини агымнар һәм төркемнәр” дисциплинасын укытуның әһәмиятлелеге һәм үзенчәлеге, Татарстанда мөселман мәгарифе заманча системасының булдырылуы, бүгенге ислам мәгарифе системасында тарих укыту кебек темалар да яктыртылды.
“Татар-информ”, Римма Гатина.