МЭАнең чираттагы утырышы

20 март 2012 ел 12:23
МЭАнең чираттагы утырышы

2012 елның 16 мартында мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең (МЭА) чираттагы утырышы үтте. МЭАнең президенты Гафуров Р.М. сәламләү сүзеннән соң катнашучыларны көн үзәгендәге мәсьәләләр белән таныштырып үтте. Очрашуда бизнеста хезмәттәшлек мәсьәләсе һәм яңа проектлар каралып үтте.

Р.М. Гафуров Инвестицион үсеш Агентлыгы (ИҮА) белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте, шулай ук МЭА Грантлар алуда катнашу мөмкинлеген һәм грант комиссиясендә катнашу өчен МЭАнән берничә кешене сайларга кирәклеген билгеләп үтте.

Директор вазыйфаларын башкаручы И.И. Зарипов барлык катнашучыларны да МЭАнең 2012 елга үткәрәсе чаралары, шул исәптән коммерцияле һәм социаль әһәмияткә ия булган проеклары (“Икенчел базар”, “Дәүләт флагы” кебекләр) белән таныштырды. Шулай ук ул катнашучыларга МЭАнең бер вәкиле “Эш бирүче” проектын эшләп чыгаруын, хәзер аны торпмышка ашыру өстендә эшләүләрен әйтте. Проектның төп максаты – “Эш бирүче” исеме астында сайт булдырыла, биредә билгеле бер персоналларга мохтаҗ булган оешма һәм фирмалар исемлеге күрсәтеләчәк, эш эзләүче кешеләр исемлеге дә эленәчәк.

“ТРның Вакф” фондының генераль директоры Г.Р. Гыйбадуллин фондның инвестицияләр таләп итүче яңа проектлары турында җиткерде. Р.М.Гафуров ҮДО – ТР МДН белән МЭА бергә нарко һәм алкоголь эчемлекләргә мохтаҗ кешеләрне тернәкләндерү өчен реабилатацион үзәк булдыру кирәклегенә һәм мөселман эшмәкәрлеге өчен барлык уңай шартлар да булдыруга басым ясады.

МЭАнең киләсе утырышы бер айдан булыр дип көтелә.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана