Кама Тамагы муниципаль районында 2011 елның 10 июлендә “Болгария” теплоходында һәлак булучылар истәлегенә мәчет һәм кәшәнә (часовня) төзелеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Әлеге фаҗигадә Иделдә 122 кеше һәлак булган иде. Алар арасында мөселманнар да, христианнар да булды. Һәлак булучыларга багышланган мемориал Иделнең иң югары ярында булачак, ул истәлек тактасыннан, мәчет, кәшәнә чиркәвеннән һәм үзәк мәйданнан торачак. Мемориал төзелешенә 12 млн. сум акча бүленгән. Мәчет төзелеше актив рәвештә бара. Стеналарны бүрәнәдән эшләячәкләр. Киңәшмәдә шулай ук мәчетнең төзекләндерү һәм уңайлыклар булдыру турында да киңәштеләр.
Мәчет һәм часовня төзелеше буенча киңәшмә
16 март 2012 ел 14:21
Соңгы яңалыклар
Түбән Кама мөхтәсибәте махсус хәрби операция зонасында “Чулман” блиндаж мәчетен җиһазландырды
27 октябрь 2025 ел 17:46
Кукмара районы Түбән Үрәс авылының тарихи мәчетенә дәүләт саклавына алыну турында элмә такта куелды
27 октябрь 2025 ел 11:02
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


