Әгерҗе мөхтәсибәте замана афәтләренә каршы көрәшә

15 март 2012 ел 14:56
Әгерҗе мөхтәсибәте замана афәтләренә каршы көрәшә

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов хәбәр итүенчә, 14 мартта районның мәгариф бүлегендә түгәрәк өстәл узган. Әлеге чара экстремизм, наркомания, яшьләрнең үз-үзләренә кул салу кебек замана афәтләренә каршы көрәшкә багышланган. Түгәрәк өстәлдә мәгариф бүлеге вәкилләре, православие һәм ислам дин әһелләре, районның мәктәп директорлары һәм завучлары, администрация вәкилләре катнашкан.

Православие һәм ислам дин әһелләре әлеге замана афәтләренә каршы көрәшне инде башлап та җибәргәннәр: мәктәпләрнең актлар залында 8-11 сыйныф укучылары белән очрашулар оештыра башлаганнар.

Мөхтәсибәттә 17 мартта Коръән бәйгесе үтәчәк, мөхтәсиб хәбәр итүенчә, конкурста катнашырга теләүчеләрнең саны җитмештән арткан.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана