2012 елның 8 мартында Аксубай районы мөхтәсибәте балалар өчен Коръән бәйгесе үткәрде. Иске Ибрай авылы мәктәбендә узган әлеге чарада авыл җирлеге җитәкчеләре, мәктәпнең эш коллективы, әти-әниләр, авыл халкы катнашты.
Корьән бәйгесе Корьән елы кысаларына багышланып үткәрелде. Бу конкурста Аксубай бистәсеннән, Иске Кыязлы, ЯңаИбрай һәм Иске Ибрай авылларыннан 7-17 яшькә хәтле 30дан артык бала катнашты. Катнашучы һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Тантана мәктәп ашханәсендә оештырылган сый-хөрмәт табыны белән тәмамланды. Аксубай районы мөхтәсибәте бу чараны үткәрергә ярдәм иткән Әсхәт Зиннуровка, Ислам Дәүләтшинга, Рамил Таһировка, Розалия Гыйльмановага, Мәүлемҗан хәзрәт Мәхмүтовка зур рәхмәтләрен белдерә.