Бөгелмәдә хәйрия акциясе

06 март 2012 ел 15:14
Бөгелмәдә хәйрия акциясе

5 мартта Бөгелмәнең “Эссен” гипермаркеты җитәкчесе А.Ю.Павловка район мөхтәсибәте исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. А.Ю.Павлов “Мәрхәмәтлелек” акциясен оештыруга ярдәм күрсәткән – “Эссен” гипермаркетында мохтаҗлар өчен өс һәм аяк киемнәре җыю өчен ящиклар урнаштырган. Инде берничә ай рәттән, җирле халык белән тыгыз элемтә ярдәмендә, дистәләгән мохтаҗ гаиләләр шул рәвешле ярдәм алып тора. Гипермаркет җитәкчесе халыкның әлеге хәйриячелектә шундый зур активлык күрсәтүләренә шаккаткан. Әлеге акция үз офыгын тагы да киңәйтер һәм күпләгән мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелер дип өметләнәбез.

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана