Интернет челтәрендә "Татарстанның Ислам мәгарифе" исемендәге яңа сайт эшли башлады. Сайт Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Мәгариф һәм фән бүлегенең эшчәнлеген яктыртачак.
Биредә уку программалары урнаштырылган, шулай ук Татарстандагы мөселман уку йортлары турында киңәйтелгән мәгълүмат бирелгән. Тиздән әлеге Интернет-сайтта Татарстанда ислам мәгарифе өлкәсендәге яңалыклар, кызыклы язмалар эленәчәк. Сайтның адресы: magaryf.ru