15 февральдә Бөгелмә районы имам-хатыйблары өчен квалификация үстерү курслары тәмамланды. Курслар Россия ислам институты каршындагы квалификация үстерү үзәгендә ТР Диния нәзарәте катнашында оештырылды.
Ике дәвамында Бөгелмә районыннан 11 имам дини белемнәрен дә арттырды, социаль әһәмиятле дөньяви фәннәр (психология, тарих, секталар турында өйрәнү фәне) буенча да мәгълүмат алды. Укулар тәмамлангач, Татарстан Республикасы МДН вәкилләре аттестация үткәрде. Бөтен имамнар да, зачетларын уңышлы тапшырып, курсларны тәмамлау турында таныклык алды.
Укулар ахырында имамнар каршында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов (ул шулай ук имамнарга “Гакыйдә” фәнен укытты) чыгыш ясады, хәзрәтләрнең һәм аларның ярдәмчеләренең һәрдаим белемнәрен арттырып торуының мөһимлеген ассызыклап үтте.