Мәүлид ае кысаларында Чистай районы авылларында бәйрәм чаралары актив рәвештә оештырылып килә. 5 февральдә районның Исләй авылында җирле халык һәм администрация вәкилләре катнашында Мәүлид кичәсе үтте. Әлеге чараны район мөхтәсибәте белән берлектә Исләй авылы имам-хатыйбы Хәмит хәзрәт Урманчеев оештырды. 8 февральдә Г.Исхакыйның туган авылы Яуширмә шулай ук барлык районнан кунакларны үзенә җыйды.
11 февральдә “Әнәс” мәчетен төзегән Әхмәтҗанов Тәлгат Әнәс улы Чистай мөхтәсибәтендә, Мәүлид аена багышлап, Россия чемпионнарын җыйды. Үткәрелгән чарада шәһәр хаикмияте башлыгы Илдус Тәлгат улы Әхмәтҗанов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.
ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов “Ислам дине”, “Мәүлид ае”на багышлап вәгазьләр укыды. Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Мөфти исеменнән Тәлгать хәзрәткә, “Әнәс” мәчетен төзегәне һәм ислам дине үсешенә керткән өлеше өчен, һәм район башлыгы Әхмәтҗанов Илдус Тәлгат улына, районда ислам динен таратуга һәм мөселманнарга даими ярдәм күрсәтеп килгәне өчен, рәхмәт хатлары тапшырды.
Әлеге очрашу кысаларында кул көрәше буенча ярыш булды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.