9 февральдә Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов республиканың Биектау, Әтнә һәм Арча районнарында булды, биредә ул җирле имамнар һәм район җитәкчеләре белән очрашты. Мөфти вәгазь, мәүлидләр укыды һәм күпләгән сорауларга җавап бирде. Әлеге чарада шулай ук ТР Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин да катнашты.