Татарстан Мөфтие Владимир Путинның дини оешмалар җитәкчеләре белән очрашуында катнашты

09 февраль 2012 ел 14:31
Татарстан Мөфтие Владимир Путинның дини оешмалар җитәкчеләре белән очрашуында катнашты

2012 елның 8 февралендә РФ Премьер-министры һәм Президентлыкка кандидат Владимир Путин илебезнең дини оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда ТҖ МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов та катнашты.

Премьер-министр үз чыгышында дәүләтнең алга таба да традицион дини конфессияләр өчен барлык мөмкинлекләр тудырачагын әйтте. “Әгәр дә без 2008 – 2011 елларда федераль милектә исәпләнгән һәм дини оешмаларга тапшырылган биналарны торгызуга 2,3 миллиард сум акча юнәлткән булсак, киләчәк өч елда, 2012 – 2014 елларда, бу эшкә инде 3,5 миллиард сум тотарга җыенабыз”, – дип билгеләп үтте В.Путин.

Премьер-министр шулай ук Илдус хәзрәт Фәйзовның Мисыр, Сирия һәм Ливиядәге вазгыятькә карата фикерләрен хуплап, үз позициясен дә белдерде. “Кызганыч, соңгы ун елда дөньяда җәбер-золым культы беренчелеккә чыкты. Бу мәсьәлә борчу тудыра, һәм моңа сез үзегез беренче булып игътибар итүегез мине сөендерә. Ничек кенә булмасын, без үз илебездә мондый вакыйгаларны тудырмаска тиешле», – дип йомгаклады Владимир Путин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана