Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов республика районнары буенча эшлекле сәфәрен дәвам итә. 6 февральдә Илдус хәзрәт Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнарында җирле имамнар һәм җитәкчеләр белән очрашты. Очрашулар вакытында Мөфти мөселманнарны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады, әлеге бәйрәм турында сөйләде, салаватлар укыды, кызысындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук 4 имам-мөхтәсибкә шәһадәтнамә тапшырылды. Әлеге шәһадәтнамәләр 1 елга бирелә.